ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары РФ Иҗтимагый палатасы һәм Россия сәяси партияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куюда катнаштылар

2023 елның 11 августы, җомга

10 августта сайлауларны күзәтүне тәэмин итү максатыннан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Россия сәяси партияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ күзәтүчеләрне бергәләп әзерләүне һәм барлык тавыш бирү формаларын, шул исәптән дистанцион электрон тавыш бирү системасын контрольдә тотуны күздә тота. Килешүгә 15 сәяси партия кушылды: «Бердәм Россия», ЛДПР, «Новые люди», «Родина», «Гражданская платформа»,  Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, Партия роста, «Зеленые», «Коммунисты России» коммунистлык партиясе, «Партия за справедливость», «Гражданская сила», Россия Федерациясе казак партиясе, «Зеленая альтернатива», Россия демократик партиясе, Россия азатлык һәм гаделлек партиясе.

Имзалауда ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо катнашты.

«РФ Иҗтимагый палатасының төп бурычы — сайлауларны күзәтү кысаларында җәмәгатьчелек вәкилләренең электораль процедураларда гадел катнашуын, сайлауларда законлылыкны һәм гражданнарның сайлау хокукларын яклауны тәэмин итү. «Без сәяси партияләр тарафыннан юнәлдерелгән күзәтүчеләр дә шундый ук максатлар куялар дип өметләнәбез. Сәяси конкуренциянең нәрсә икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Үзара хезмәттәшлекне оештырырга тәкъдим итеп, без конструктив диалогка һәм бер генә партиянең дә законнарда каралган максатлардан тыш күзәтү механизмнарын кулланмавына омтылабыз», — дип ассызыклады РФ Иҗтимагый палатасы башлыгы Лидия Михеева.

РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы тавыш бирү иҗтимагый контроль буенча Координация советы рәисе Максим Григорьев хәбәр итте: «Безнең өчен цифрлы тавыш бирүне контрольдә тоту мөһим, техник прогрессны туктату мөмкин түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дистанцион электрон тавыш бирүдә яшьләр актив катнаша, сайлаучыларның гомуми саны да арта. Иҗтимагый палатада без дистанцион электрон тавыш бирү өчен иҗтимагый күзәтү стандартын әзерләдек. Ел саен без аны үстерәчәкбез һәм камилләштерәчәкбез. Партияләргә аны кулланырга һәм документны эшләп бетерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәргә өндибез».

Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә төбәк һәм муниципаль сайлаулар узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә гражданнар төбәк башлыкларын, закон җыеннары депутатларын сайлаячак, шулай ук РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар үткәреләчәк. Россия Федерациясенең 24 субъектында Үзәк сайлау комиссиясе дистанцион электрон тавыш бирүне хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International