Казанның «Восток» лагеренда мөмкинлекләре чикле балалар өчен «БЕЗ. Чикләрсез иҗат» сменасы төгәлләнде. Анда 121 бала катнашты.
Бу инде әлеге форматта уза торган өченче смена – ел башыннан Бөгелмә районында А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә ике инклюзив смена узды.
Лагерьда ТР Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, ТР Киров-Мәскәү районында инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров балалар өчен инклюзив сменалар үткәрү шартларын һәм сыйфатын бәяләде.
Делегация сменада катнашучылар һәм балаларның әти-әниләре белән аралашты, аларның тәэсирләрен һәм теләкләрен тыңлады. Мәсәлән, ата-аналарны борчыган сорауларның берсе балаларның туклану темасы иде. Алар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен менюны көйләү мөмкинлеген карарга куштылар. Ата-аналар әйтүенчә, сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган балалар билгеле бер диетаны үтәргә тиеш.
«Дөресен генә әйткәндә, улыма җайлашу авыр булыр дип борчылган идем. Ләкин остазлар ярдәмендә ул ачылды һәм башка балалар белән вакытны искиткеч итеп үткәрде. Мондый махсус сменаларны үткәрү безнең өчен мөһим», - дип уртаклашты бер баланың әнисе Эльмира Сергеева.
«Восток» лагере тулысынча сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар ял итүе өчен яраклаштырылган: торак корпусларда халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен бүлмәләр бар, ә иркен холллар балалар белән төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә. Биш тапкыр туклану «швед өстәле» системасы буенча оештырылган. ТР Яшьләр министрлыгы гранты акчасына быел балалар белән эшләүдә актив кулланыла торган җиһазлар (үстерүче плитка, коры бассейн, ком белән рәсем ясау өчен өстәл һ.б.) сатып алынды.
Исегезгә төшерәбез, быел өч лагерь базасында – Бөгелмә районының Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә, Казанның «Восток» һәм Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерьларында барлыгы 8 смена узачак.