ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Какохо «Иҗтимагый контрольнең нәтиҗәлелеген арттыру» киңәшмәсендә катнашты

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының 2023 елның язгы сессиясе эш планы нигезендә Федерация Советының парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент буенча комитеты тарафыннан «Иҗтимагый контрольнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына киңәшмә үткәрелде.

Чарада читтән торып уку форматында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо катнашты.

Чара барышында хәзерге шартларда иҗтимагый контролен үстерү юнәлешләре, иҗтимагый контроль субъектларының, коммерцияле булмаган оешмаларның һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советларның эшчәнлеген хәзерге актуаль чынбарлыкта камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең иҗтимагый контроль өлкәсендәге башка закон актларына үзгәрешләр кертү буенча килгән тәкъдимнәр һәм Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте үзәк башкарма органы каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеген формалаштыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенең үрнәк нигезләмәсе» буенча тәкъдимнәр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International