Гипертекстлы fashion-спектакльнең автордашы бул

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Әгәр син Татарстанда яшисең, башкала рухы һәм Казан тарихына сокланасың һәм син 12 яшьтән өлкәнрәк икән, сине «Э-моция» @e_mociya Иҗади инклюзив студиясе әдәби конкурста катнашырга чакыра. Казан турындагы риваятьләрне яңадан аңлап, тикшерү темасына шигырьләр яки проза җибәрегез. Без сездән рус һәм татар телләрендә төрле текстлар көтәбез. Җиңүчеләрнең текстлары «Иске Казан әкиятләре» fashion-спектакленең гипертекстына керәчәк.

Конкурсның электрон почтасына гаризаларны җибәрегез: ssk.2023@mail.ru

Гариза хат эчендә тутырыла, әсәрнең тексты хатка кушымтада аерым файл итеп беркетелә.

Гаризада түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк

• авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча), яше (туган көне, туган ае, туган елы), торак пункты, уку йорты, дәгъва кылучының, ата-анасының һәм уку йорты вәкиленең контакт телефоны, эшнең исеме;

• конкурс турындагы Нигезләмә белән танышу, бастырыла торган әсәргә авторлык хокукына ия булу, бүләкләү тантанасында шәхсән катнашу нияте, җиңү очрагында, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык турында раслау

НИГЕЗЛӘМӘ

Барлык катнашучылар да диплом алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 25 октябрендә премьера көнендә узачак тантаналы чарага чакырылачак.

Әйдәгез, дөньяның матурлыгын бергә ясыйк һәм арттырыйк!

Проект «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Россия мәдәният фонды» тарафыннан бирелгән грантны кулланып гамәлгә ашырыла.

#Россиямәдәниятфонды #миллипроектлар #иҗадикешеләр #миллимәдәнипроектлар #Мәдәниятминистрлыгы #искеказанәкиятләре #э_моция

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International