Бөек Җиңү көне белән!

2026 елның 9 мае, шимбә

Хөрмәтле ветераннар, кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү көне белән котлыйм.

1945 елның 9 мае армиянең рух көче һәм куәте тантанасы көне буларак тарихка кереп калды. Бу дата – какшамас көч белән үз Ватанын саклауга күтәрелгән күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәм каһарманлыгы символы. Аларның фидакарьлеге, батырлыгы, какшамас ихтыяр көче һәрвакыт Ватанга ихлас мәхәббәт үрнәге булачак.

Без Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, дөньяны фашистлар золымыннан коткарган җиңүчеләр буынының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән горурланабыз. Безнең әхлакый ориентир – Җиңү каһарманнарын искә алу һәм аларның сугышчан батырлыкларын дәвам итүчеләргә – Ватаныбызның киләчәген саклаучы МХО сугышчыларына ярдәм итү.

Безнең өчен Җиңү – дәреслек бите генә түгел. Тарихи хәтер – архивтагы коры юллар түгел, ә буыннарның тере бәйләнеше һәм халкыбызның әхлакый таянычы ул. Батырлык күрсәткәннәрнең исемнәре исән чакта, фронтта үткән көннәрнең яңгырашын ветераннарның хатларында һәм истәлекләрендә саклаганда, яшьләргә сугыш турында дөресен сөйләгәндә – Бөек Җиңү дата гына түгел, ә безнең уртак ориентир, ирекнең никадәр кадерле булуын һәм киләчәк өчен җаваплылыкның никадәр олы булуын искә төшерү булып кала.

Әлеге бөек бәйрәм барыбызга да иҗади энергия һәм оптимизм бүләк итсен. Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

А.М. Терентьев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International