РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Наталья Кравченко Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасарлары Асия Тимирясова һәм Ирина Әхмәтова, шулай ук ТР мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова эшнең иң яхшы практикаларын тәкъдим иттеләр, ТР Иҗтимагый палатасында кайнар линияләр оештыру һәм Татарстан башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.

Палатаның яңа составы партнерлык традициясен дәвам итә, җәмәгатьчеләр башкарма органнар өчен төп проектларның бурычларын формалаштыруда, ә аннары проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглауда һәм йомгаклауда катнаша.

Очрашуда заманча алымнарны һәм мәктәп җәмәгатьчелеге белән эшләүне исәпкә алып, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрүне контрольдә тоту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Нәтиҗә ясап, Наталья Кравченко Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының традицион рәвештә эш нәтиҗәлелеге буенча иң яхшы өчлеккә керүен билгеләп үтте: «Татарстан коллегалары быел республика палатасының яңа чакырылышы эшенең башыннан ук федераль проектларга керергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм төбәкләр арасында үзара бәйләнешләрне җайга салырга әзер булуларын күрсәттеләр. Безнең өчен мондый аралашуны үстерү, проблемаларны хәл итүгә уртак алымнар эзләү, төбәкләрдә булган чишелешләргә таяну мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International