ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева «Гаилә бергә» кунакханәсендә яшәүчеләр өчен «Әкият терапиясе» үткәрү традициясен дәвам итте.
Балалар өчен «Гадкий утенок» әкиятен ТР Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов укыды. Бу юлы әкиятне шулкадәр күп балалар һәм аларның әти-әниләре тыңлады ки, хәтта кадр артындагы оештыручыларга әкиятне басып тыңларга туры килде.
Кечкенә тыңлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән бергә «әкиятче» Г.Х. Андерсенның 19 гасыр уртасында язылган, кечкенә үрдәккә карата мәрхәмәтсез һәм гаделсез мөнәсәбәт турында сөйләнелгән билгеле әкиятен тикшерде. Балалар, әлбәттә, төп геройны кызгандылар, әмма аны, авырлыклар ачуландырмады һәм сындырмады.
Фәлсәфи гыйбрәтле хикәя кечкенә укучыларны кешенең тышкы кыяфәтенә азрак, ә аның гамәлләренә күбрәк игътибар итәргә, хөкем итәргә түгел, ә аңларга һәм ярдәм итәргә өйрәтә, үз көченә ышанырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә өнди.
Очрашу ахырында Айрат Зыятдинов тыңлаучыларга рәхмәт белдерде һәм аларга беркайчан да өметләрен югалтмаска теләде: «Беркайчан да бирешмәгез һәм табиблар белән бергә алга – бәхетле киләчәккә барыгыз. Сезнең авыруларыгыз – тормышыгызда үтәргә кирәк булган этап. Барысы да яхшы булачак, сез бигрәк тә искиткеч максатка ирешүчәнлек үрнәген күрсәтәсез. Сезнең һәрберегез могҗиза!».