«Чикләрсез театр»

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

2023 елның 26 маенда «Чикләрсез театр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Лотос» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Президент грантлары фонды финанс ярдәме белән С.Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары белән берлектә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай районнарындагы 6 коррекция мәктәбе укучылары өчен «Тычкан маҗаралары» махсус күчмә спектаклен күрсәттеләр.

Һәр спектакльдә яшь тамашачылар бик актив катнаштылар, шулай ук әкият геройларының сорауларына җавап бирделәр. Спектакльдән соң теләгән һәркем уенчык персонажларга кагыла һәм хәтта үзен артистлар ролендә дә сынап карый алды.

Чара ахырында театр артистлары һәм тамашачылар истәлеккә гомуми фотога төштеләр. Барлык тамашачыларга, коррекция мәктәпләрендә укучыларга, мондый күчмә спектакльләр форматы бик ошады.

Коррекция мәктәпләре җитәкчеләре һәм педагоглары Минзәлә театрының «Чикләрсез театр» проектын дәвам итү һәм алга таба үстерү турындагы тәкъдимен хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International