ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров ТР Рәисе Р. Н. Миңнехановның эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге белән очрашуында катнашты

2023 елның 26 мае, җомга

26 майда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрләр йортында республиканың бизнес җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашуда ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны Россия эшкуарлыгы көне белән котлады. "Глобаль үзгәрешләр вакытында сез җитезлек һәм ныклык күрсәттегез, эш урыннарыгызны саклап калдыгыз, шуның белән җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгын саклауга зур өлеш керттегез", - дип ассызыклады ул.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада эшкуарлык инициативасын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эзлекле эш алып барыла. Федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, ул ташламалы кредитлар, субсидияләр, микрозаемнар һәм җаваплылыкны уртаклашулар, башлангыч эшкуарларга грант ярдәме программаларын, шулай ук үз эшен үстерү буенча бушлай хезмәтләрне үз эченә ала.

Бүген Татарстанда 100ләп сәнәгать паркы эшли, аларда 1,5 мең резидент эшчәнлеген гамәлгә ашыра. 57 меңнән артык эш урыны булдырылган. Әмма сәнәгать паркларының уртача тутырылышы 56% тәшкил итә. "Бу әлегә аз. Без инфраструктурага шактый зур акча салдык. Безгә профессиональ идарәчеләр кирәк. Инвесторлар белән эшләү җиңел эш түгел. Безгә тиешле белгечләр әзерләргә кирәк. Сәнәгать паркларна йөкләнеш салыныргатиеш. Бу - безнең кече һәм урта эшкуарлык үсешендә зур резервыбыз", - дип ышанып әйтте республика Рәисе.

Ул республикада бизнеска административ басымны киметү буенча системалы эшне аерым билгеләп үтте. Планлы тикшерүләргә иораторийларны озайту зур нәтиҗә бирә. 2020 елдан планнан тыш тикшерүләр саны 7 тапкырга кимегән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең беренчеләрдән булып электрон сәүдә тармагын үстерү программасын кабул итте. Аның кысаларында эшкуарларны укыту буенча системалы эш алып барыла, ул уңай нәтиҗәләр бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча маркетплейслар аша сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны икеләтә арткан һәм 45 меңгә җиткән. Быел бу сан 49 мең тәшкил итә. 2022 елда алар 50 млрд сумнан артык товар саткан.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, традицион логистик һәм җитештерү чылбырларын бозылу шартларында республика Татарстан предприятиеләрен чимал һәм комплектлау белән тәэмин итү, шулай ук әзер продукцияне партнерларга җиткерү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша.

"Татарстан эшкуарлары мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булулары белән һәрвакыт дан тоттылар. Татарстан сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре традицияләрен бүген республиканың меңләгән эшкуарлары дәвам итә. Бу аеруча махсус хәрби операция башлану белән ачык күренде. Сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез зур һәм бик мөһим эш башкарасыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләренә.

Очрашуда катнашучылар үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыру, төрле ярдәм чараларын куллану, чит ил базарларына чыгу тәҗрибәсе турында сөйләделәр, шулай ук берничә тәкъдимне җиткерделәр.

Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендәге сәнәгать парклары идарәче компаниясе директоры «Сәнәгать ипотекасы»т ашламалы кредитлау программасы шартларын киңәйтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика әлеге программага үзгәрешләр кертү инициаторы булып тора. Бу сорауларны РФ Премьер-министрының бизнес вәкилләре белән якынлашып килүче очрашуында да җиткерү планлаштырыла. „Безгә “Сәнәгать ипотекасы" аша активрак тоташырга кирәк. Бу җитди ярдәм булыр иде", -  диде ул.

Тал чыбыгыннан җиһазлар җитештерү фабрикасы җитәкчесе халык сәнгать кәсебе осталары җитмәвен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда әлеге өлкәдә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. "Сез нәрсә әйтәсез - без шуңа кушылырга әзер. Бу икеләтә белем булырга тиеш: алар бер үк вакытта өйрәнергә һәм эшләргә дә тиеш. Бу темага бик сак карарга кирәк. Без инде күп һөнәрләрне югалттык. Аларны торгызырга кирәк, моның өчен осталар кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе һәм Казанда махсус һөнәрчелек үзәге ачу планнары турында искә төшерде.

Очрашуда хәләл сегмент үсеше темасына аерым игътибар бирелде. Татарстанның сыр, бал, кием һәм косметика җитештерүчеләре үз продукцияләре һәм ислам дөньясы илләре базарларына чыгу планнары турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм республика һәрвакыт җирле бизнеска ярдәм итәчәк дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International