Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеге комиссиясе «Адымнар» полилингваль комплексы»нда булды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә Тамара Федорова рәислегендәге мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеге комиссиясе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Халыкның горурлыгы – аның теле» дигән якты чарада булды.

Чара чакырылган кунаклар, комиссия әгъзалары һәм экспертлар өчен экскурсиядән башланды, белем бирү учреждениесе укучылары һәм педагоглары катнашында концерт булды, анда туган телләрдә җырлар, шигырьләр, музыкаль әсәрләр яңгырады. Чара түгәрәк өстәл артында тәмамланды, анда туган телләр үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, эксперт фикерләре һәм бәяләмәләре әйтелде, комиссияләр арасында берничә мәсьәлә буенча үзара хезмәттәшлек урнаштыру кирәклеге турында тәкъдимнәр яңгырады.

Кунак-экспертлар сыйфатында:

  • Татарстан Республикасы Рәисе департаментының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүт улы;
  • Этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе урынбасары Александровская Ирина Алексеевна;
  • Полилингваль комплекс директоры Шәмсетдинов Айдар Илдар улы;
  • Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе экспертлары Найда Анна Михайловна һәм Исламова Гөлнара Илдар кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International