2023 елның 25 апрелендә «Гаилә бергә» хәйрия фондының бушлай гаилә йортында Әкият терапиясе сеансы узды, ул Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына мөһим нәрсәләр хакында гади сүзләр һәм кызыклы сюжет белән сөйләргә ярдәм итте.
Казанда Гаилә йортының халкы традицион проект булган әкият терапиясе белән 2016 елда танышкан. Аның инициаторы – ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева. Ул аны ел саен республиканың социаль учреждениеләрендә гамәлгә ашыра. Әкият терапиясе проектына 8 ел, ә июль аенда Йортка 10 ел тулды.
Ганс Христиан Андерсенның «Гадкий утенок» әкиятен йортта яшәүчеләрне Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Илгизәр улы Зыятдинов таныштырды. Балалар һәм өлкәннәр ямьсез үрдәкнең мәһабәт һәм горур кошка әверелү тарихын игътибар белән тыңладылар. Авторның хисләре һәм үткенлеге белән тасвирланган бөтен дөнья тарафыннан чолгап алынган бәхетсез кошчыкның маҗаралары, беркемне дә битараф калдырмады.
«Әкият – ул вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә «дару» да. Мондый терапия әкияттә булган вакыйгалар һәм чынбарлык арасында бәйләнеш алып бара, маҗараларны гадәти тормышка күчерә. Балалар әкияттә үзләренең иң яхшы версиясе белән очрашалар, геройдан игелекле гамәлләр башкарырга, бәхетле һәм гадел булырга өйрәнәләр. Үрдәк турындагы тарих безгә үз – үзебезгә һәм бәхетле киләчәккә, бигрәк тә сәламәтләнүебезгә ышануның мөһимлеген күрсәтте», – дип фикерләре белән уртаклашты Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов.
Бу әкият балаларга да, өлкәннәргә дә һәрвакыт үз йөрәгеңдә яхшылык саклауның мөһимлеген бик ачык һәм төгәл күрсәтте. «Кешенең нинди булуы мөһим түгел. Кайвакыт кешеләр тышкы кыяфәтенә артык игътибар итәләр, иң мөһиме эчке дөньябызны оныталар» - дип билгеләп үтте әкият терапиясе ахырында әниләрнең берсе.
Чараның күңелле мизгеле булып торт – Республика балалар клиник хастаханәсенең тәмле бүләге булды. Чара Әкият терапиясенең кыйммәтен тагын бер кат күрсәтте, чөнки аның төп максаты – шәхесне үстерү һәм күңел турында кайгырту!