«Zа будущее» («Киләчәк өчен») спорт-патриотик фестивале узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2023 елның 26 мартында «Zа будущее» («Киләчәк өчен») спорт-патриотик фестивале узды, фестиваль кысаларында Беренче бөтендөнья сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәр булган Россия солдатының формасы һәм коралы күргәзмәсе узды.

Казанның «Бустан» спорт комплексында «Zа будущее» («Киләчәк өчен») спорт-патриотик фестивале узды, анда 8 яшьтән 18 яшькә кадәр 300дән артык татарстанлы комплекслы көрәштә, джиу-джитсуда һәм киокусинкайда ярышты.

Ярышларны оештыручы, ТР Киокусинкай ассоциациясе башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, Ирекле эшчәнлекне үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе әгъзасы Алексей Софронов сүзләренчә, мондый спорт-патриотик чаралар елына ким дигәндә өч тапкыр узачак.

Ярышлардан соң рус солдатының кораллану һәм җиһазлану тарихы буенча интерактив күргәзмә узды. Экспозиция илебез армиясенең ничек үсеш алуын, илебезнең хәзерге хәлгә ничек килүен күрсәтә. Егетләр шулай ук Калашников автоматын да тотып карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International