«Игелекле эшләр көне» фонды кытай телен өйрәнү өчен яңа төркем туплый

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

«Игелекле эшләр остаханәсе» проекты кысаларында фонд партнерлар белән берлектә даими рәвештә төрле мастер-класслар, юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр, төрле яшьтәге тәрбияләнүчеләр өчен лекцияләр һәм күңел ачу дәресләре оештыра. Шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудырырга, һәр кешенең фикерләвен киңәйтергә – шул исәптән тәрбияләнүчеләр белән эшләгәндә «Игелекле эшләр көне» фонды үз алдына шундый максатлар куя. Биредә бәйләү һәм тегү, менталь арифметика һәм балаларның иртә үсеше белән шөгыльләнәләр, астрономияне өйрәнәләр һ.б. Фондтагы барлык чаралар – бушлай һәм барысы өчен дә ачык.

Марттан башлап фондта укытучы «Иннокам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инжиниринг һәм инновацияләр хезмәте җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты, Талантлар университеты остазы, «Ефәк юл» югары һәм яңа технологияләр зонасының Кытай ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлек координаторы (Янтай шәһәре, Кытай) Александра Карташова белән дәресләр яңадан башланачак.

Укулар һәр шимбәдә 14.00 сәгатьтә булачак, беренче очрашу 4 мартта фондта узачак. Александра Карташова телне өйрәнү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итәчәк, нинди нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген сөйләячәк, кыскача Кытай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак. Дәрес нәтиҗәләре буенча теләүчеләр бушлай укыту курсларына языла алачак, ул «Игелекле эшләр көне» фондында быелның мартында старт алачак. Катнашучылар атнага бер тапкыр төркемнәрдә 10 кешегә кадәр шөгыльләнәчәк.

Очрашулар Калинин урамы, 3 адресы буенча бушлай узачак, яшь буенча чикләүләр – 10 яшьтән алып, 236-65-61 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International