«Россети» һәм Татарстан югары ышанычлылыкны тәэмин итү һәм Россия челтәрле комплексын үстерү өчен хезмәттәшлекне киңәйтәчәк

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Рюмин электр энергетикасы өлкәсендә норматив-хокукый актларны, шул исәптән электр белән тәэмин итү хезмәтләренең ышанычлылыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга юнәлдерелгән уртак тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.

Яклар энергетика тармагының технологик суверенитетын тәэмин итү буенча хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен карадылар. Электр челтәре объектларына, махсус техникага һәм автоматлаштыру, кабель продукциясенә һәм металл конструкцияләренә хезмәт күрсәтү һәм аларны төзү өчен заманча җиһазлар бирә торган Татарстан Республикасы предприятиеләренең сизелерлек роле билгеләп үтелде.

Очрашу азагында «Россети» гавами акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшли торган Россиянең иң эре территориаль челтәрле оешмаларының берсе «Челтәрле компания» акционерлык җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Ирина Әхмәтова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International