Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре социаль сәясәт комитеты утырышында каралды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февральдә Казан шәһәренең Киров районының «Юлдаш» яшьләр клубында ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Анда депутатлар балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Республикада патриотик тәрбия оештыру турындагы мәгълүмат белән комитет утырышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, «Движение Первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты вәкилләре чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина катнашты.

Комитет Дәүләт Советына республикада балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү турындагы мәсьәләне парламент Президиумы утырышларының берсендә карарга тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 42 һәм 43 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты да каралды. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. ТР Гаилә кодексының 42 статьясындагы 5 өлешенә нигезләмәләр өстәлә, алар нигезендә баланың ата-аналары булып никахта торучы гражданнар (әгәр бер яки икесе дә Россия Федерациясе гражданнары булса) яки РФ гражданлыгы булган ялгыз хатын-кыз яздырылырга мөмкин. Моннан тыш, суррогат ана хезмәтеннән файдаланган затларны баланың ата-анасы булып язу очраклары һәм шартлары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International