Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы Казан дәүләт энергетика университетында узды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Чарада министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, әйдәп баручы компанияләр, шулай ук Татарстан университетлары ректорлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Әхмәтова катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм КДЭУ кунаклары энергетика университеты кампусы ишегалдында урнашкан һәм 2020 елда ГОЭЛРО планын гамәлгә ашыруга һәм илнең энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән энергетикларга хөрмәт йөзеннән оештырылган «Энергетикларга багышлана» мемориалына чәчәкләр салдылар.

Утырыш башланыр алдыннан анда катнашучылар КДЭУның фәнни-мәгариф потенциалы белән таныштылар. Кунаклар «Электромобиль пилотсыз транспорт һәм зарядлы инфраструктура» һәм «Электромобильләр өчен зарядлау станциясе» лабораторияләрендә, шулай ук КАМАЗ-КДЭУның студентлар конструкторлык бюросында булдылар. Татарстан югары уку йортлары студентлары – бөтенроссия стартаплар конкурсы җиңүчеләре, махсус күргәзмәгә килүчеләргә үзләренең проектлары һәм аларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасында университет технологик эшкуарлыгын үстерү» темасы буенча цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышын ачып, мондый чараның республиканың фәнни-мәгариф комплексы проблемаларын объектив анализларга һәм аны үстерүнең иң мөһим инициативаларын, аеруча хәзерге вакытта кирәкле булган илебез эшләнмәләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итүен ассызыклады.

– Тикшеренүләр өчен тикшеренүләр белән шөгыльләнергә мөмкин булган вакыт кире кайтарылмаслык булып үткәндә калды, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы янә илебез үсешенең мөһим шартларына әверелде. Моның өчен бездә дистә еллар дәвамында төзелгән көчле инженерлык мәктәпләре бар. Барлык стратегик социаль-икътисади инициативалар арасында университет технологик эшкуарлыгы платформасы илебез һәм аның төбәкләре өчен аеруча кызыклы. Әлеге инструменттан файдалану укучыларда һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрдә эшмәкәрлек күнекмәләрен формалаштыру буенча эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республика бу юнәлеш буенча рейтингларда беренче урыннарны били. Татарстаннан 129 проект студентлар стартапларының Бөтенроссия программасы грантларын отты. Шулай итеп, республика югары уку йортлары «Университет 3.0» моделен билгеләү юлында мөһим адым ясады.

Утырышта шулай ук Татарстан министрлыклары, ведомстволары, компанияләре, оешмалары һәм фондлары вәкилләре доклад белән чыгыш ясадылар.

Чара ахырында анда катнашучылар якындагы елларга студентлар стартапларына ярдәм итү программасының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International