Шәһәр мәгариф үзәге инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекәре чикләнгән яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Минем сайлау» проектын гамәлгә ашыра башлады

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Шәһәр мәгариф үзәге командасы «Минем сайлау» проектын гамәлгә ашырырга кереште, ул гражданлык җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңгән инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне профориентацияләү программасы.

Укучылар өчен дәресләр һәм чаралар планнары, презентацияләр, эш дәфтәрләре бастырылды. Профориентация программасы Казандагы алты инклюзив тренинг һәм уен дәресләрен уздыруны, эш дәфтәрләрендә мөстәкыйль эшләүне, педагоглар өчен профориентация экскурсияләре һәм семинар уздыруны үз эченә ала.

Февраль аенда Казанның алты мәктәбендә тренинглар һәм уен дәресләре башланачак. Проектта катнашучылар һөнәри эшчәнлек өлкәсен һәм актуаль һөнәрләрне җентекләп өйрәнү, беренчел һөнәри сайлау ясау һәм сайланган һөнәри эшчәнлеккә әзерлеген бәяләү, укыту профилен төзү мөмкинлеген алачак. IT паркка, ТР Милли китапханәсенә һәм төрле предприятияләргә профориентацион экскурсияләрдә яшүсмерләр актуаль һөнәр вәкилләре белән очрашачак һәм һөнәри сынап караулар узачак.

Программада катнашу балаларга үз мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен ачыкларга, булачак һөнәр сайлап алырга һәм шәхси уку траекториясен проектлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Программаны гамәлгә ашыру инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек ягынан мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр өчен «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проектының максатларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International