Казан шәһәренең «ТОРМЫШ ВЕКТОРЫ»

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Тормыш векторы» республика проекты кысаларында ЛФК инструкторы белән беренче дәресләр үткәрелде.

Тай-чи мастеры Инесса Саитова балалар белән йога буенча дәрес үткәрде, аның нигезен сулыш техникасы тәшкил итә. Инесса Илфаровна даос сулыш техникасын тәкъдим итте.

Теннис шарларын кулланып үз-үзеңне массажлау дәресе балаларга аеруча ошады, алар уйнап кына калмадылар, аякларына һәм аркаларына үзләре массаж да ясый алдылар.

«Тормыш векторы» проекты Казанда, Лаешта, Менделеевскида Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проект программасында: ЛФК инструкторлары, психолог белән дәресләр, гамәли мастер-класслар, финанс грамоталылыгы буенча дәресләр урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International