«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды гадәти булмаган медиапроект – «Социаль такси» видеошоу эшләтеп җибәрде. Проект кунаклары – шоу-бизнес йолдызлары, танылган актерлар, спортчылар һәм блогерлар – инвалид-коляскада йөрүче махсус автомобиль йөртүчесе функциясен үтәп интервью бирәләр.
Видеошоу реаль «Социаль такси» базасында – халыкның социаль зәгыйфь категорияләренә бушлай хезмәтләр күрсәтү фондының хәйрия проекты базасында төшерелә. Проект Казанда 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм 25.000 артык сәфәр кылынган инде.
Видеошоуның беренче чыгарылышы инде www.dendd.ru рәсми сайтында, шулай ук видеохостингларда һәм фондның социаль челтәрләрендә урнаштырылган. Чыгарылыш герое һәм «Социаль такси»ның беренче йөртүчесе популяр шоумен һәм радиоалып баручы Руслан Мәҗитов булды.
Проектның максаты – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына һәм ихтыяҗларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү генә түгел, шоуда катнашучы йолдызларның шәхси үрнәгендә волонтерлык эшчәнлеге һәм хәйрия башлангычларында шәхси катнашуга тамашачыны да җәлеп итү.