«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды «Күңел өчен кәсеп» проектын башлап җибәрде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2023 елның 26 гыйнварында Казанда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Күңел өчен кәсеп» проекты старт алды.

Проектны Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында республиканың социаль-Интернат учреждениеләре педагоглары өчен үткәрелгән сирәк юкка чыккан һөнәрчелек төрләре буенча мастер-класслар ачып җибәрде.

Беларусь Республикасыннан һәм Пермь краеннан 40 педагог белән укыту дәресләре уздыру өчен Татарстан башкаласына танылган осталар килде.

Белоруссиянең халык мастеры, Беларусь Республикасының халык иҗаты осталары берлеге әгъзасы Ирина Кухтина  3 сәгатьлек мастер-класс үткәрде, ә аның хезмәттәше Пермь краеның халык остасы Валентина Петухова «Каен кайрысын нәфис эшкәртү» серләре турында сөйләде һәм күрсәтте.

Традицион һөнәрчелек эшләнмәләре ясау тарихына һәм технологиясенә чумган вакытта педагоглар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, алар: «юкка чыккан «традицияләрне саклап калу һәм аларга үсеп килүче буынны укыту –  бу халыкларның үзенчәлеген һәм мәдәниятен саклап калуның бердәнбер ысулы. Бүген без табигый материаллар белән эшләүнең берничә техникасын үзләштердек һәм аларны, һичшиксез, балаларга тапшырачакбыз. Өстәвенә, кәсепне һөнәргә әйләндерергә һәм аннан яхшы акча эшләргә була», – дип шәрехли мастер-класста катнашучы Сергелана Л.

Проектның иң мөһим вакыйгасы – Татарстан шәһәрләреннән килгән 62 яшүсмер өчен «Байтик» лагерында традицион һөнәрләрне өйрәнү буенча профильле смена.

«Күңел өчен кәсеп» проекты «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының «Идел ярларында гаилә белән бергә яшибез» округ проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International