Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетрының Кече сәхнәсендә «НУР» балалар татар театр студиясенең «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле күрсәтелде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетрының Кече сәхнәсендә «НУР» балалар татар театр студиясенең «Кар патшабикәсе: SNOW буыны»  спектакле күрсәтелде.

Спектакль «Татнефть» хәйрия фондының «Игелеклелек энергиясе» программасы гранты кысаларында 2022 елда «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә үткәрелә.

Спектакль ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән узды. Шәһәрнең социаль учреждениеләрен мәдәни-социаль чарага җәлеп итүгә ярдәм итә торган ТР Иҗтимагый палатасы белән хезмәттәшлектә. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы волонтерлары корпусының актив катнашуы белән дә.

«Кар патшабикәсе: SNOW буыны»  визуаль сәнгатьнең ике төрен — театр һәм киноны берләштерә. Спектакль яшүсмерләр мохитендә гаджетка бәйлелек проблемасына багышланган һәм балаларны укырга һәм иҗатка этәрүгә юнәлдерелгән.

Спектакльне Казанның «Здравушка» һәм «Апрель» тернәкләндерү үзәкләренең балалары һәм яшүсмерләре тамаша кылды. Яшь тамашачылар әти — әниләре белән бергәләп сюжет борылышларын һәм яшьтәшләре — студия актерларының гамәлләрен бик теләп күзәттеләр һәм нурлыларны рухландырдылар

Дустанә иҗади атмосфера тамашачылар һәм актерларның спектакльдән соң танышу өчен тоткарлануына сәбәп булды.

Тамашада түбәндәгеләр булдылар:

  • ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Сергеевна Мерзлякова;
  •  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйззәтуллина Энҗе Хәбир кызы;
  • «ШАЯН ТВ»телеканалының редакторлар бүлеге җитәкчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Хәсәнова Резедә Мансур кызы;
  • «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Идрисов Азат Альберт улы.

Спектакльдән соң кунаклар яшь актерларны сәхнәдә куелган тарих белән җылы котладылар һәм яңа тамашалар теләделәр.

Алда «НУР» студиясен яңа спектакльләр көтә, без аларны рухландырырга һәм иҗатларына тагын да күбрәк яктылы кертергә омтылабыз.

«Нур» студиясе 2012 елның гыйнварында ТР Театр әһелләре берлеге инициативасы буенча М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ачылды. Узган елларда аның укучылары күп кенә иҗади проектларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерде.

Студиянең сәнгать җитәкчесе  — РФ атказанган, ТР халык артисты Наилә Гәрәева.

Режиссер —  Казан театр училищесы педагогы, актер, режиссер Марсель Мәхмүтов.

Инсценировка авторы, студия директоры —  халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер һәм сценарист Ләйлә Сәлахәтдинова.

Куелышта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хәмәдинурова һәм Ришат Әхмәдуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International