«Татарстан Энҗе бөртеге» конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

26 декабрьдә Казан Ратушасында «Татарстан Энҗе бөртеге – 2022» мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында ел саен үткәрелә торган 9 нчы республика матурлык конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Быел конкурсның финалына Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 9 катнашучы чыкты. Иң яшь финалисткага 18 яшь, иң тәҗрибәлесенә – 37. Кызларның хыяллары төрле булса да, бер – берсенә туры килә, һәркем мөстәкыйль һәм бәйсез булырга тели.

Яр Чаллыдан Ангелина Кузьмина « Татарстан Энҗе бөртеге – 2022» булды. Икенче урынны Светлана Георгиевна яулады. Өченче урынга Эльвира Әскарова лаек булды.

Финалга чыгучыларның һәркайсы үз титулын алды: «2022 елның артист Энҗе бөртеге» - Вероника Плеханова, «2022 елның максатчан Энҗесе » - Альмира Сабирова, «2022 елның романтик Энҗе бөртеге» - Дарья Винникова, «2022 елның сөйкемле Энҗе бөртеге» - Александра Политуха, «2022 елның нәфис Энҗе бөртеге» - Сирина Хәсәнова, «2022 елның уңышлы Энҗе бөртеге» - Гүзәл Алигберова.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручы «Татарстан Энҗесе» инвалидларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы 2022 елда гражданнар җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International