«Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы «Солдатка гаилә бөтие» мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм итү акциясе үткәрә

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

20 ноябрьдән «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы «Солдатка гаилә бөтие» махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү акциясе үткәрә. Сугышчыларга гуманитар ярдәмнең беренче йөге җибәрелде.

Акциягә Арча, Баулы, Бөгелмә, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Тәтеш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән «Гаилә канаты астында» оешмасының филиаллары кушылды инде. Лаеш балалар йортында, Н.Ә.Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бөтиләр ясадылар, махсус хәрби операция зонасына татарстанлыларга хатлар яздылар.

Акцияне «Нечкәбил» республика конкурсында һәм  «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәтендә катнашучы гаиләләр актив рәвештә хуплады.

«Солдатка гаилә бөтие» –  ул яхшы эчтәлекле хатлар гына түгел, битараф булмаган кешеләр йон оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, тегәләр, өйдә әзерләнгән кайнатмалар, тозланган әйберләр, озак саклана торган ашамлыклар җибәрәләр.

«Солдатка гаилә бөтие» – ул туганнарга, Татарстанлыларга яратып һәм кайгыртып җыелган посылкалар!

«Солдатка гаилә бөтие» акциясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International