20 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
«Без бу игелекле эшкә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтле. Бүген бу залда катнашучы Россия Федерациясе Геройлары Марат Равил улы Алыков һәм Рафик Рәшит улы Ихсанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Борисович Богуславский, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, меценатлар һәм волонтерлар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелә. Сез барыгыз да патриотизм һәм гуманизмның ачык мисалы!» - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Президент.
Чарада катнашучылар арасында – республикабызның коммерцияле булмаган секторы лидерлары. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын Спас муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм итү коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова, «Крепость» физкультура-спорт клубы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Алена Буздалова алдылар.
Президент шулай ук киләсе ел республикада милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен искәртте. «Татарстанның бай тарихи-мәдәни мирасы, милли традицияләре бар. Безнең кунакчыл республикабызда төрле милләт вәкилләре татулыкта һәм бердәм булып яши. Киләсе ел хакимият органнары, киң җәмәгатьчелек һәм бизнес-җәмәгатьчелек тырышлыгы белән игелекле эшләр һәм уңай нәтиҗәләр белән тулы булыр дип ышанам», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.