Open space market’та «Здравушка» балалар чәй фабрикасы

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск балалар йорты базасында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ярдәмендә тест режимында чәй производствосы эшләтеп җибәрелде. Балалар чәй фабрикасының эше рәсми рәвештә башланмаса да, проектта катнашучыларның уңышлары бар инде.

10 төр үлән һәм чәйләрдән торган ассортиментны, самоварларны кабызу өчен күркәләрне һәм кулдан ясалган аксессуарларны 16 декабрьдә Open space market та Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

«Безнең балалар өчен мондый чарада катнашу – беренче тәҗрибә, моннан тыш турыдан-туры сатуның беренче тәҗрибәсе. Әйе, җиңел булмады, балалар да моны таныды, тик алар эмоциональ яктан тулыландылар, ә иң мөһиме – продукция җитештерү һәм сатуның тулы циклында катнашу мөмкинлеге булды», – дип шәрехли Лениногорск балалар йорты директоры Раушан Мортазина.

«Здравушка» балалар чәй фабрикасы проекты Татарстан Республикасының ятим балаларны профильле әзерләү кысаларында эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International