18 декабрьдә Горки-Әмәт урманында «Бәхеткә белән узышта» дип исемләнгән беренче кышкы ярыш булды, аны «Альпари» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен махсус оештырдылар.
Чарада 27 бала катнашты, алар тюбинг, чана, чаңгы һәм махсус карда шуу машиналарында 380 метрлы дистанцияне яуладылар. Дистанцияне узуда ата - аналар һәм волонтерлар ярдәм итте. Ярышу юк, бары тик уңайлы тизлек һәм яхшы кәеф кенә.
Һәр катнашучы чын Кыш бабай кулыннан җиңү медале алды!
Чарада катнашучыларның барысын да кайнар чәй һәм күңелле төшке аш белән Пища Жизни Казань волонтерлары сыйладылар.
Тагын бер яхшы хәбәр – 18 декабрьдән шәһәр паркларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус карда шуу машиналарын прокатка алу хезмәтеннән файдаланырга мөмкин булачак.
Чара Президент грантлары Фонды ярдәме белән уза.