«Бәхетле балачак» иҗади үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта яшәүчеләрне котлаганнар

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

17 декабрьдә «Бәхетле балачак» иҗади үсеш үзәге карамагындагы балалар ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Зәйнуллина җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта яшәүчеләрне «Йөрәк белән җылытырга» бәйрәм программасы белән котладылар.

Бәйрәмгә «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы филиалы җитәкчесе Матросова Нелли һәм «Нечкәбил-2018» финалисты Татьяна Петрова да кушылды. Концерт программасында үзәкнең иң яшь катнашучылары да, Чаллы шәһәрендә «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәте лидеры Демид Матросов та катнашты. Бәйрәм концертын Татьяна Петрова «Желаю!» җырын башкару белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International