Шәһәр мәгариф үзәге «Профессионаллар һәм ата-аналар берләшмәсе көчләүсез тәрбия яклы» проекты йомгаклары буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә «Профессионаллар һәм ата-аналар берләшмәсе көчләүсез тәрбия яклы» проекты нәтиҗәләре буенча Илкүләм балачакны яклау институты тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган төбәкара түгәрәк өстәл узды.

Онлайн конференциядә 11 төбәк-катнашучы һәм 40тан артык белгеч катнашты. Казан белгечләренең эшен төбәктәге проектның партнеры булган шәһәр мәгариф үзәге тәкъдим итте.

Казан командасы планлы күрсәткечләрне уңышлы үтәде:

  • 22 белгеч ата-аналар төркемнәрендә тренер сыйфатында әзерлек узды.
  • 15 белгеч ата-аналарны мотивацияләү эшенә әзерләнде.
  • 5 белгеч балалар программасында дәресләр үткәрергә өйрәнде.
  • 11 ата-аналар төркеме үткәрелде, анда 130дан артык кеше катнашты.
  • «Иминлек иле» балалар программасында 5 төркем оештырылды, 75 бала катнашты.
  • 100 кеше катнашында «Иминлек иле» квесты үткәрелде.
  • Проект координаторы Рузанова Е. И. эшне оештыручылардан уңай бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International