Социаль предприятиеләр һәм Ак Барс Созидание-иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр конкурсы җиңүчеләре

2022 елның 16 декабре, җомга

15 декабрьдә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Конкурс быел гадәттәгечә биш номинация буенча узды: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре». Катнашучылар арасында республиканың барлык почмакларыннан предприятиеләр бар иде. Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңү продукцияне базарда таныту коралы булган «Татарстан Республикасының иң яхшы товары» логотибы белән маркировкалау хокукын бирә.

2022 ел бәйгесендә 157 предприятие һәм оешмадан 334 төр товар һәм хезмәт күрсәтү катнашты. «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабына быел Татарстан Республикасыннан 143 төр продукция һәм хезмәт күрсәтелде, шуларның 62се лауреат булды.

Республикабызның социаль предприятиеләрен «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре» номинациясендә җиңүләре белән аерым котлыйбыз:

  • «Балчык Тылсымы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – «Мәчет»  сувенир керамик скульптура шәм тотучы, «Дүрт кулга» керамик эш рамкасындагы көзге
  • «Алексеевск сәнгать туку фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – «кәеф» пледы (кулдан бизәкле туку)
  • «Ива мебель» үрелгән мебель фабрикасы (шәхси эшмәкәр  Габдрахманова Д. Р.) – «Стандарт» үрелгән этажерка
  • «АСЫЛТАШ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Коръән өчен тышлык, «Шәриф» йөзеге
  • «ПКФ «Презент» – «Риваяять» чәйнеге, «Чәчәк» тәлинкәсе,  «Ат» чүлмәге
  • Шәхси эшмәкәр Вафина Л. И. – «Алтын» декоратив мендәре.

«ПКФ «Презент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шулай ук «Татарстан сыйфаты лидеры» призына лаек булды.

Республиканың берьюлы дүрт предприятиесе «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының югары бүләкләренә лаек булды, шул исәптән «Балачакны кайгыртып» призына «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды (Россиядә беренче тапкыр оештырылган Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен уникаль балалар сыр кайнату лабораториясе). Яшүсмерләр сыр ясау технологик процессларына өйрәнәләр, мөстәкыйль рәвештә консервантлар кушмыйча экологик чиста продукция сырлар ясыйлар.).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп еллар дәвамында Татарстан конкурска тәкъдим ителгән продукция күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерлык позицияләрен саклап кала, шулай итеп төбәкнең тотрыклы сәнәгать һәм икътисадый потенциалын күрсәтә, ә алынган югары бүләкләр республика товар җитештерүчеләренең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтен арттыру буенча уңышлы эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International