1 декабрьда Ленин исемендәге мәдәният йортында НТВ телеканалы һәм «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы иганәчеләре белән бергә «Кыш Бабай сәяхәте» хәйрия бәйрәме үткәрде. Анда күп балалы гаиләләрдән булган балалар илнең төп Кыш бабае белән онлайн аралаштылар һәм бик күп тәмле бүләкләр алдылар. Иң «кечкенә» гаилә 5 бала белән килгән булса, иң «зур» гаилә 10 бала белән килде.
«Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы Ленин исемендәге мәдәният йорты директоры З. Н. Нигъмәтуллинага бәйрәм үткәрүгә бина биргәне өчен аерым рәхмәтен белдерә.