Түбән Камада уникаль проект – «Рубаха» арт-кластерын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Түбән Камада уникаль проект – «Рубаха» арт-кластерын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Аның төп максаты – креатив һәм иҗади кешеләр, микробизнес вәкилләре һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшләү һәм үз-үзеңне камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Биредә түбән камалыларның һәрберсе иҗатта, бизнеста һәм социаль проектлар үткәрүдә үз потенциалын тормышка ашыра ала. «Эшлекле дүшәмбе» дә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуы турында проект җитәкчесе Алсу Зәбирова сөйләде.

«Рубаха»да 18 яшьтән өлкәнрәк «батыр кешеләргә» социаль ярдәм күрсәтү буенча тернәкләндерү чаралары уздырыла. Тернәкләндерүнең төп максаты – талантларны ачу, яңа эшчәнлек төрләренә җәлеп итү һәм социальләштерү.

«Укучыларыбыз республика грант конкурсларында актив катнаша, – диде Алсу Зәбирова. – Әйтик, агымдагы елда «Инклюзив бию мәктәбе» проекты Татнефть хәйрия фонды грант конкурсында «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә лауреат булды. Моннан тыш, «Инклюзив иҗат студиясе» проекты Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсында җиңүче булды».

Алсу Зәбирова үз чыгышында «Рубаха» инклюзив бию мәктәбе» проектының 2019 елдан бирле эшләвен ассызыклады. Ә анда катнашучылар күп тапкырлар төрле конкурслар һәм фестивальләр призерлары булдылар. «Хәзер батыр кешеләр» 2 декабрьдә Казанда узачак беренче инклюзив балга әзерләнә. Бал бер үк вакытта Россиянең 8 төбәгендә узачак һәм 1000нән артык биючене берләштерәчәк, – дип өстәде Алсу Зәбирова. - Моннан тыш, декабрьдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» 9 нчы республика матурлык һәм талант конкурсының  финалы узачак. Түбән Камадан «Инклюзив бию мәктәбе» проектында катнашучы Эльвира Әскәрова тәкъдим итәчәк.

2022 елда «Рубаха» «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге 23нче мәктәп белән берлектә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тигез мөмкинлекләр фестивале» беренче инклюзив конкурсын оештырды. Гала-концерт 1 декабрьдә булачак һәм инвалидлар декадасына старт бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International