Болактагы театрда социаль эшмәкәрлек турында сөйләячәкләр

2022 елның 18 ноябре, җомга

2021 елдан Татарстан Республикасының социаль предприятиеләр исемлегенә кергән Болактагы театрда социаль эшчәнлек алып баручы яисә шундый булырга планлаштырган эшмәкәрләр өчен бушлай түгәрәк өстәл узачак.

Кайчан: 2022 елның 21 ноябрендә, 16.30 да

Кайда: Болактагы театрда, Казан шәһәре, Уң Болак урамы, 13

Программада:

  • кофе-брейк
  • лекцияләр
  • нетворкинг
  • мастермайнд
  • социаль предприятиеләр өчен ярдәм чаралары һәм алар исемлегенә ничек керергә икәнлеге турында сөйлиячәкләр

«Мсье Ибраһим» сәхнәләштерүе

Модератор:

Казан шәһәренең эшкуарлыкны үстерү буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Кузнецов.

Спикер:

«Мой бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «Корпорация МСП» акционерлык җәмгыяте һәм «Россия экспорт үзәге» акционерлык җәмгыяте сертификацияләнгән тренеры Михаил Унтура.

Катнашу түләүсез, теркәлү буенча. Урыннар саны чикле.

Гариза калдыру өчен сылтама.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Мой бизнес» үзәге ярдәмендә бушлай гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International