«Ярдәм чикләрен киңәйтеп - Татарстан авыл җирлегендә күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәменең ике кабинетын ачу» проекты фонд тарафыннан ил президенты гранты откан беренче проект булды.
Хоспис республиканың Кукмара һәм Саба районнарында беренче паллиатив кабинетларны ачты. Хәзер мондый кабинетлар башка районнарда да ачылуны дәвам итә.
«Бу безнең зур шатлык һәм горурлык - чөнки нәкъ менә бурычларны үтәү, аның нәтиҗәлелеге һәм социаль эффекты бәяләнә. Бу безнең паллиатив ярдәм кабинетларын ачу буенча беренче проект иде. Аның эшләвенә һәм каты авырулы пациентларга файда китерүенә шатмын», - дип билгеләп үтте Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.