17 ноябрьдә «Трамплин» хәйрия фонды сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Спартакиада уздырачак.
Спартакиадада сөйләмендә тайпылышлар булган махсус мәктәпләрдән, менталь үзенчәлекле һәм начар ишетүче 30 бала катнашачак. Ярышлар «Ак бүре» спорт комплексында узачак.
Һәр интернаттан җанатарлар китерү оештырылачак. Спартакиаданың максаты – балалар үзләрен тулы кыйммәтле итеп хис итсеннәр өчен шартлар тудыру.
Спорт – максатка таба хәрәкәт итү, эзлекле әзерлек, үз - үзеңне җиңү. Бу сыйфатларны үзеңдә татып карау өчен өлкән сыйныф укучылары Спартакиадага әзерләнә. Ә җанатарлар өчен бу мөстәкыйль рәвештә спорт белән шөгыльләнергә һәм үз яшьтәшләрең өчен җан атарга мотивация.
Тулырак сылтама буенча: https://tramplinfond.com/spartakiada.