«Ярдәм – Помощь» хәйрия фонды мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә ярдәм итү акциясе «Батырлык- Мужество» проектын эшләтеп җибәрде.
Проектның максаты — хәйрия сертификатын тапшыру юлы белән, мобилизацияләнгән гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтү (барлык гаиләләр дә загста рәсми рәвештә теркәлмәгән), аларга гаилә әгъзалары безнең партнерлар фондына кергән кибеттән кирәкле азык-төлек сатып ала алачак. Бер хәйрия сертификаты номиналы 2000 сум тәшкил итә.
Бүгенгә сертификатлар 258 гә якын мобилизацияләнгән гаиләгә тапшырылган.
Шулай ук 80000 мең сумлык медикаментлар, җылы оекбашлар, җылы юрганнар, аяк киеме өчен табаннар һәм дымлы салфеткалар тапшырылды.