Кичә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын – кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы башлыгы Зилә Вәлиева оешма советы әгъзалары – Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузмичева, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры ярдәмчесе Гүзәлия Минкина белән бергә Казанда мобилизацияләнгәннәргә 2 меңнән артык татлы пирог, шулай ук бәйләнгән оекбашлар, перчаткалар һәм аптечкалар алып килде. Акция «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлекчәсе башлангычы белән башланып китте.
Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, «Әни пироглары» республика акциясен республиканың 30 муниципаль берәмлеге хуплаган. Пирогларны Казанда һәм Яшел Үзәндә, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада пешергәннәр. Республиканың Арча, Тәтеш, Сарман, Кукмара, Мамадыш һәм башка районнарыннан хатын-кызлар үзләренең ихлас теләкләрен, тәмле ризыкларын җибәрделәр. «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасына төрле коммерцияле булмаган, иҗтимагый оешмалар, шулай ук балалар бакчалары хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мобилизацияләнгән улларның әниләре дә кушылды. Акцияне «Мәрхәмәт – Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Казан шәһәре Думасы хатын – кыз депутатлары, «Мы вместе – Без бергә» иҗтимагый оешмасы хуплады.
Казан югары танк команда училищесы, танк училищесы полигонының палатка шәһәрчеге базасында урнашкан мобилизацияләнгән кешеләр татлы пироглар белән сыйландылар. Азнакайдан килгән хатын – кызлар 500 пар җылы йон оекбпш бәйләгәннәр, аларны татлы күчтәнәчләр белән бергә алып кайттылар. Башка посылкаларда солдат көнкүрешендә кирәк булган җылы перчаткалар, баш киемнәре, аптечкаларбар иде.
Моннан тыш, мобилизацияләнгәннәрне балалардан хатлар һәм рәсемнәр, шулай ук аналарының үзгәрешсез сүзләре көтә иде: «Исән-сау кайтыгыз, без сезне көтәбез!». Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, әниләр барлык йөрәк җылысын, иң изге теләкләрен пирогларга салган.
Татарстан хатын-кызлары оештырган тәмле җомга чәе мобилизацияләнгәннәрнең күзләрен яшьләндерде.

