ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваны бүләкләде.

Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 14 октябрендәге ПУ-744 номерлы Указы нигезендә Зилә Рәхимҗан кызы «Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен» бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International