Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты бюджет турында закон проектын карады

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республика киләсе елда торак төзелеше күләмен саклап калачак. Торак төзелешендә фаразлар 2023 елга – 2 млн 830 мең кв.м. торак тапшыруны күздә тота.

Профильле комитет карамагындагы Республика бюджетының төп параметрлары турында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча 2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 16 млрд 762 млн сум күләмендә каралган. Нигездә финанслау «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Транспорт» бүлекчәсе буенча 2 млрд 53 млн сум күләмендә чыгымнар исәпкә алынды, шул исәптән Казанда метрополитен төзелешенә – 1 млрд сум. «Милли икътисад» бүлегенең «Транспорт» бүлекчәсе буенча тимер юл транспортының җайга салынулы һәм ташламалы тарифлары буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыра торган транспорт оешмаларының чыгымнарын каплауга – 380,6 млн сум, елга транспорты белән – 115,8 млн сум, һава транспорты белән 356,9 млн сум акча карала.

«Юл хуҗалыгы» бүлекчәсе буенча 2023 елга чыгымнар күләме 44 млрд 655,1 млн сум күләмендә исәпкә алынган.  Шулай ук әлеге бүлекчә буенча 2023 елга федераль бюджеттан килгән 12 млрд 847,9 млн сум күләмендә акчалар исәпкә алынган.

Бюджет турындагы төп закон проекты турында фикер алышканда комитет әгъзалары коммуналь хезмәтләрне тариф белән җайга салу, авыл җирлегендә автобус элемтәсенә чыгымнар, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре исемлеге, импортны алыштыру белән кызыксынды. Комитет рәисе Александр Тыгин фаразлана торган эшсезлек дәрәҗәсе буенча мәгълүматлар бармы дип кызыксынды. «Агымдагы ел ахырына эшсезләр саны 15 мең кеше дәрәҗәсендә көтелә, ә киләсе елда 16 меңгә кадәр эшсез кеше көтелә», - дип аңлатты икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

Мәгълүматны тыңлап, комитет әгъзалары билгеләп үткәнчә, закон проекты тулаем Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш өстенлекләрен чагылдыра. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International