Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, экспертлар һәм ата-аналар бергәлеге вәкилләре катнашында узган «ата-аналар җыелышында» катнашты.
Очрашуның темасы «Куркынычсызлык культурасы» булды. Чарада катнашучылар ата-аналар «куркынычсыз уку йорты» термины астында нәрсә аңлавын, сыйныфташлары баланы ничек кыерсытулары, балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә кем өйрәтә ала сораулары буенча фикер алыштылар.
Артем Кузнецов зур күп балалы гаиләләрдәге балаларның психологик яктан катлаулы хәлләргә һәм коммуникацияләргә күбрәк әзер булуын әйтте.
«Ата-аналар җыелышы» язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/video/@moinrt16?z=video-174961040_456239240%2F75b197c059fa972f58