«ЯШӘҮ ВЕКТОРЫ»

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

30 майда ТР Икътисад министрлыгының «Яшәү векторы» грантын гамәлгә ашыру кысаларында «Сәламәтлек импульсы» спорт бәйрәме булды. «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы төркеме команда рухын ныгытуга, балалар арасында ышаныч урнаштыруга, үзара ярдәм итүгә юнәлдерелгән спорт уеннары һәм тренинглар оештырды.

Бәйрәмне ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Жуйкова ачты. Тренировкаларны һәм күңелле стартларны синхрон фигуралы шуу буенча халыкара класслы спорт мастерлары Олеся һәм Диана Павловалар, Тай-чи мастеры Инэсса Сәитова үткәрде.

Спорт бәйрәме ахырында бүләкләү тантанасы булды. «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Алсу Хәбибуллина тренер-психолог белән дәресләр курсын узган егет-кызларга дипломнар һәм «Яшәү векторы» проекты чараларында актив катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырды.

Оештыручылар Н.Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дмитрий Кладовка һәм мәктәп хезмәткәрләренә проектны оештыруда ярдәм иткәннәре, балаларның сәламәтлеген ныгытуга һәм девиант тотышын профилактикалауга юнәлтелгән кызыклы һәм файдалы дәресләр үткәрү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International