27 май көнне Уфа шәһәренең «Торатау» конгресс-холлында икенче тапкыр «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенроссия ачык академиясе узды. Бу – Башкортстанда хатын-кызларның социаль, эшлекле һәм иҗади үсеше өчен киңлек һәм җәмәгатьчелек булдыруга юнәлдерелгән уникаль хәйрия проекты. 2021 елда Форумда 5000 нән артык хатын-кыз катнашты. «Хатын-кыз бәхете территориясе» проекты тормышка ашыру барышында Башкортстанның 21 шәһәр һәм районында булды, чараларда 35 мең гүзәл зат катнашты.
Хәйрия проектының идея рухландыручысы булган Каринэ Хәбирова академия эше кысаларында төрле компетенцияләр буенча тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашкан форум кунаклары һәм экспертларына рәхмәт белдерде.
- Безнең проект инде өч ел үсеш ала. Бу вакыт эчендә без бөтен республиканы йөреп чыктык һәм бүген «Хатын – кызлар бәхете территориясе» академиясе программасын формалаштырабыз, - диде Каринэ Хәбирова. - Форумда катнашкан һәр кеше үзе өчен файдалы нәрсәләр алуын телим. Ә иң мөһиме-биредә һәркемгә кызык булсын, һәм һәркем уңай энергетика алсын.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ндә катнашучыларны сәламләп, аның өчен республика ир-атлары исеменнән гүзәл затларга рәхмәт сүзләре әйтү аеруча зур дәрәҗә, дип билгеләп үтте.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән чакырылган экспертлар һәм форумның мөхтәрәм кунаклары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, Башкортстан белән Татарстанны дөньяда иң кыска юл тоташтыра, чөнки ике тугандаш халык – ул иң якын дуслар, туганнар һәм күршеләр.
«Хатын-кыз бәхете территориясе-ул хатын-кызлар өчен генә яхшы булган җир түгел, ул-ир-атлар тырышып хезмәт куя, имин һәм бәхетле балалар үсә, мәхәббәт телендә сөйләшә торган урын. Бу бөтен кешегә дә тәрҗемәсез аңлашыла», – дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.
Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова хатын-кызлар бәхете территориясе бөтен Россияне җылылык һәм мәхәббәт белән тутыруын теләде.
«Россия-1» каналының популяр телетапшырулар алып баручысы, күп балалы әни Мария Ситтель проектны оештыручыларга Уфага чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Мәскәүдә дуслар белән җанлы аралашу җитмәгәнлеген, ә Уфада ул янә шундый якын һәм җылы мөнәсәбәтләрнең бөтен гүзәллеген тоюын билгеләп үтте.
Бөтенроссия «Хатын-кызлар бәхете территориясе»ндә катнашучыларның программасы бик бай иде: лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм воркшоплар, барлык территорияләрдә кирәкле медицина консультацияләре, психологлар, юристлар, финанс грамоталылыгы буенча белгечләр консультацияләре. Чараның кунаклары: танылган Россия телетапшырулар алып баручысы, ТЭФИ премиясе лауреаты Мария Ситтель, «Сенеж» остаханә идарәсенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Хатын-кыз – лидер» программасы җитәкчесе Мария Афонина, терапевт, нефролог, диетолог Регина Доктор, шәхси үзгәрешләр өлкәсендә эксперт, спикер, мотиватор, язучы Лариса Парфентьева-үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яхшы якка үзгәрешләргә рухландырдылар.