Аналарның «Әни көче» проекты психологы белән йомгаклау дәресе узды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

11 май көнне «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә аналарның «Әни көче» проекты психологы Маргарита Филатова-Сафронова белән йомгаклау дәресе узды.

Дәреснең темасы - «Сәламәтлекне саклау ысуллары һәм мөмкинлекләре», шулай ук «Метафорик ассоциатив карталар ярдәмендә тормыш шатлыгы» тренингы һәм күнегүләре.

Дәрестә «Проекция» техникасын кулландылар. Катнашучылар үзләренә иң якын булган образлы картаны сайладылар. Бу карта кешенең үзен символлаштыра. Катнашучы ярдәмче сорауларга җавап биреп, образны сурәтли: кем ул, нәрсә эшли, әйләнә-тирәдәгеләр аңа ничек карый, ул нәрсә турында уйлый, аның нәрсә яхшы килеп чыга, нәрсә начар, аңа ярдәм кирәкме һ.б. Кешенең сайлаган карта турында сөйләве турыдан-туры үзенә карый, аның эчке эчтәлеге проекты булып тора. Дәрес нәтиҗәле килеп чыкты, катнашучыларга үзләренең көчле һәм йомшак якларын ачарга, әлеге этапта тормыш өстенлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирде.

«Әни көче» -үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы гамәли юнәлешле проект. Проектның оештыручысы - «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International