Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ Тәтеш автомәктәбе тарафыннан өстәмә белем бирү үзәге мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү балалар күзлегеннән» дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы оештырылды.
Конкурс ил һәм туган як тарихын популярлаштыру һәм пропагандалау, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, үз Ватаны өчен горурлык, шулай ук сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Конкурста шәһәрнең белем бирү оешмаларыннан 70тән артык бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Игълан ителгән тематика буенча рәсемнәр «төсле акбурлар» техникасында башкарылды. Конкурс дүрт яшь төркеме буенча үткәрелде.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


