Дәүләт Советында Александр Маловның «Слово пахарей войны» («Сугыш сабанчылары сүзе») китабын тәкъдим итү булды

2022 елның 6 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист һәм публицист Александр Михайлович Маловның «Слово пахарей войны» («Сугыш сабанчылары сүзе») китабының презентациясе булды. Чараның инициаторлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары. Яңа китапны тәкъдим итүдә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, республика Журналистлар берлеге вәкилләре, ветераннар оешмалары, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре - китап булдыруга ярдәм күрсәткән һәм зур өлеш керткән кешеләр катнашты.

«Александр Михайлович – сугыш солдаты, танылган журналист һәм күп кенә китаплар авторы. 95 яшендә  тагын бер китабын чыгарды. Әлбәттә, күпләр аның хәрби батырлыклары турында белә. Александр Малов белән «Сугышта, сугыш турында, сугышсыз» дигән китабын булдыру буенча хезмәттәшлек иткәндә якыннанрак таныштым, – дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Римма Ратникова, – ул вакытта Александр Михайлович Берлинга китте, Бөек Ватан сугышы урыннарында йөреп, зиратларда, госпитальдә булды, үз полкташларының каберләренә чәчәкләр салды. Ул бүген безнең арабызда, үзенең олуг яшенә карамастан, актив эшләвен дәвам итә, бу – бик шатлыклы күренеш.

«Слово пахарей войны» («Сугыш сабанчылары сүзе») китабында Ватан өчен көрәшкән Татарстан фронтовиклары истәлекләре урын алган. Басма авторы җыентыгында гади солдатларның уйларын һәм Татарстан предприятиеләренең ведомство газеталарында бастырылган ветераннар турында аерым очеркларын берләштерә алган. Алар сугыш тәмамланганнан соң шунда хезмәт куйганнар. Аерым бүлек Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителгән, ләкин аны алмаган солдатларга һәм офицерларга багышланган.

«Бу китапның кыйммәте шунда ки, ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның тере истәлекләрен саклый, гади кешеләрне, солдатларны күрсәтә. Ул вакыйгаларда катнашучылар фронтка ничек эләгүләре, кешелек тарихындагы кан кою сугышында ничек хезмәт итүләре һәм ничек исән калулары турында сөйлиләр, – дип сөйли Александр Малов, – фронтка эләккәнчегә кадәр, Казаннан кала беркайда да булмадым. Сугыш елларында мин дөньяны таныдым, дуслыкның, үзара ярдәмнең кыйммәтен чын-чынлап белә алдым, шул ук вакытта - әшәкелек, хыянәт һәм кайгы хисенә төшендем».

Александр Михайлович Малов 1926 елның 2 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Иске Курбаш авылында туган. 1943 елда ул фронтка җибәрелә. 3 нче гвардия танк армиясенең 57 нче аерым авыр танк полкы составында бронетранспортерның механик-йөртүчесе була. Разведка бүлегендә булганда, Александр Малов берничә тапкыр көчле ату астында дошман урнашкан территорияләргә үтеп керә.

Александр Михайлович Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итү өчен зур сугышларда катнашты. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Җиңү көнен Александр Малов Берлинда,18 яшь тулгач каршы алган. Ул 1949 елда гына демобилизацияләнә. Аны әти-әнисе һәм ике апасы көткән. Абыйсы Михаил Ленинград блокадасында һәлак була.

1963 елда Александр Малов Ломоносов исемендәге МДУ журналистика факультетын уңышлы тәмамлаган. Сугыштан соңгы чорда «Сталин байрагы», «Татария комсомолы», «Совет Татариясе» газеталарында, «Татария коммунисты» журналында эшләде. «Яшьлегем минем», «Гасыр вакыйгалары үзәгендә» автобиографик китаплары авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International