«ЯШӘҮ ВЕКТОРЫ»

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшәү векторы» проекты психологы Олеся Камзина яшүсмерләр белән «Яшәү юлы» тренинг-дәресе үткәрде. Дәресләрдә балалар үзләренең теләкләре, киләчәкләре турында сөйләделәр: берәүләр чиксез фантазиягә бирелсәләр, икенчеләре чын мәгънәсендә фикер йөрттеләр. Ләкин иң мөһиме балалар максатка ирешү өчен үз өстеңдә эшләү, көн саен үз хыялың юнәлешендә адымнар ясау һәм максатка якынлашу кирәклеген аңладылар.

Мәктәп тәрбиячеләре белән берлектә, һөнәри яну сәбәпләрен һәм стресска каршы көрәш ысулларын тикшерделәр.

«Яшәү векторы» проекты ТР Икътисад министрлыгы гранты кысаларында «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International