Татарстан Республикасының Спас районында «Идел» операциясе» социаль әһәмиятле проект кысаларында гомумшәһәр өмәсе булып узды. «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы Спас районы иҗтимагый оешмасы проекты социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия рәвешендә грант кулланып узды.
«Идел» операциясе» - Идел елгасының яр буе территориясен яшелләндерү, чистарту һәм төзекләндерү буенча комплекслы программа».
Проект кысаларында елга пычратучыларын ачыклау һәм мониторинглау, Идел елгасы яр буйларыннан көнкүреш, каты чүп-чар җыю акцияләре үткәрелде.
Акваторияне камыштан һәм кыяклардан чистарту, иҗтимагый оешмаларның, җирле администрацияләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт табигатьне саклау оешмаларының Идел елгасының экологик проблемаларын хәл итү буенча тырышлыкларын берләштерү өчен түгәрәк өстәл үткәрү, программаны үткәрү барышын һәм аның нәтиҗәләрен яктырту планлаштырыла.
Проектның төп максаты - Идел елгасын экологик яктан савыктыруга ярдәм итү.
«Идел» операциясе» проекты - «Экология» милли проектын гамәлгә ашыруга ихтыяри өлеш кертү.



