2022 елның 6 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Өлкән буынга медицина һәм социаль ярдәм» темасына «кайнар линия» узачак.
Өлкән буын гражданнарына карата дәүләт сәясәте - аларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту, өлкән кешеләргә һәм ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү. Актив озак яшәүне стимуллаштыру һәм гериатрик ярдәм системасын үстерү.
Республика халкы сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Борчыган сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының “кайнар линия”се - 2022 елның 6 маенда 10.00 дән 12.00 гә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.
Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 6 маена кадәр 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.