Ел саен 11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә. Бу дата мәңгегә хәтердә.
Шуңа күрә, 2022 елның 8 апрелендә истәлекле дата алдыннан, Татарстан Республикасы Ветераннар комитетында очрашу булды, чарага фашист концлагерьларының элекке кече яшьтәге тоткыннары, Казан шәһәренең 161, 8 нче мәктәпләре яшь армиячеләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре чакырулы иде. Кешедә булмаган газапларны балачакта кичереп, алар кешелеклелеккә һәм рухи кыйммәтләргә ышанычны саклап кала алганнар. Алар элекке балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыннары иҗтимагый оешмасына берләшкәннәр. Очрашуга иҗтимагый оешма рәисе Хөсәенова Зәйтүнә Борһан кызы, иҗтимагый оешма әгъзалары Вера Георгиевна Бакаева, Зинаида Григорьевна Антошкина, Анатолий Тимофеевич Делов, Валентина Петровна Брекелева, Лариса Петровна Кулагина, Николай Акимович Берсенев килде.
Чараны Ветераннар оешмасы рәисе һәм урынбасары, генерал-майор Бородин Александр Ильич һәм Поляков Александр Дмитриевич ачты. Алар Германия Демократик Республикасында хәрби хезмәт чорында концлагерьларга шәхсән килү тарихы турында сөйләделәр. Китапханәче Жучкова Татьяна Петровна кече яшьтәге тоткыннарның истәлекләре белән таныштырды һәм балалар концлагерьлары, фашист вәхшилеге символлары турында сөйләде.
«Көчле Россия» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Беляев А.В. чыгыш ясады һәм тоткын ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Тоткыннарның һәркайсы күз яшьләре аша авыр истәлекләре белән уртаклашты. Аларның хис-кичерешләрен залда утыручы һәркем үз күңеле аша уздырды. Беркем дә битараф калмады.
Чара ТР Ветераннар берлеге ветераннарына Ял итү һәм хезмәтләр күрсәтү үзәгенең үзешчән артистлары катнашында концерт һәм Ветераннар комитетының көмеш волонтерларыннан зур булмаган бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.