«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды 2021 ел өчен ачык еллык хисапны тәкъдим итте

2022 елның 22 апреле, җомга

Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенең үтә күренмәлелеге - ул иганәчеләр, партнерлар һәм оешманың башка стейкхолдерлары ышанычының төп факторы.

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды коммерцияле булмаган оешмалар эшенең төп принципларын үти, шулар арасында эшчәнлекнең үтә күренмәлелеге фундаменталь булып тора. 2022 елда Фонд 7 урынны яулап, АП-20 RAEX шәхси һәм корпоратив хәйрия фондларына керде.

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Россиякүләм үтә күренмәле хәйрия көненә туры китереп, 2021 елда эшчәнлек турында ачык хисап тәкъдим итте.

«Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенең төп принципларын исәпкә алып, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оешманың 15 еллык тарихын һәм узган 2021 елга нәтиҗәләрне берләштергән ачык хисапны тәкъдим итә. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре глобаль кыйммәтләрдән гыйбарәт тотрыклы үсешнең 9 максаты белән системалаштырылган. Хисапны әзерләгәндә шулай ук GRI ның тотрыклы үсеш өлкәсендәге хисабының стандарт элементлары да файдаланылган», - дип шәрехли Фонд директоры Әлфия Вәлиева.

Кереш сүзендә Фонд директоры 2021 Юбилей елының иң мөһим вакыйгаларының берсен билгеләп үтте.  Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Минзәлә интернат-мәктәбе базасында Россиядә беренче балалар лабораториясе - мини-сыр кайнату булдырылды. Хисапта моның белән дә, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» башка проектлары белән дә җентекләбрәк танышырга мөмкин.

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының ачык хисабы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: 2021 ел өчен ачык хисап 

Җавап яки тәкъдимнәрне кире элемтә анкетасында калдырырга мөмкин: Анкета
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International