«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Мамина сила» («Әни көче») проектын гамәлгә ашыру кысаларында реабилитация узучы үзенчәлекле балалар әниләре белән дәресләр узды

2022 елның 22 апреле, җомга

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Мамина сила» («Әни көче») проектын гамәлгә ашыру кысаларында реабилитация узучы үзенчәлекле балалар әниләре белән дәресләр узды.Үзәктә дәресләр үткәрү өчен проектны оештыручы, «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») Татарстан Республикасы Региональ иҗтимагый оешмасы, югары квалификацияле белгечләр җәлеп итә.

Дәресне РФ халыкара класслы синхрон фигуралы шуу буенча тренер, спорт мастеры, 1 квалификацион категорияле физик культура буенча инструктор Олеся Павлова үткәрде.

Хатын-кызлар дәрескә баласы үзәкнең белгечләре белән тернәкләндерү узган вакытта кушыла. Хатын-кызлар теннис тупларын стресска каршы көрәш чарасы буларак файдаланып, үзмассаж техникасын үзләштергәннәр.

Стресс нәтиҗәләре белән баш авыртуы, йокысызлык, үзеңне начар хис итү дә булырга мөмкин. Бу еш кына нерв киеренкелеге мускул киеренкелеген китереп чыгаруы белән бәйле. Киеренке мускулларда кальций ионнары туплана, һәм бу тукымаларны «катуына» китерә, аларда туклану, лимфоток һәм кан агышы начарая. Стрессны бетерү өчен иң нәтиҗәле һәм үтемле ысул булып муен һәм баш үзмассажы тора. Ул муен өлкәсендә кан әйләнешен нормальләштерә һәм мускулларны йомшарта. Көненә икедән алып ун минутка кадәр үзмассаж үзеңне яхшырак хис итәргә һәм эшкә сәләтлелекне арттырырга, борчылудан котылырга һәм йокыны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук билбау, аяк табаны үзмассажын эшләү дә нәтиҗәле.

Күнегүдә катнашкан һәр кеше бүләккә үзмассаж буенча өй эшләре өчен теннис тубы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International